ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәт хоккейчысын Россия җыелма командасына чакырдылар

13 октябрь 2018, 09:00 , Фото: almetyevsk.tatar.ru

Әлмәт хоккейчысын Россия җыелма командасына чакырдылар Россия һәм Чехия җыелма командаларының матчлары Пршибрамның кышкы стадионында 11,12 һәм 13 октябрь көннәрендә узачак.

(Әлмәт, 13 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Россиянең юниорлар җыелма командасы Чехиянең Пршибрам шәһәренә килеп җитте. Биредә алар җирле команда белән иптәшләрчә матч уздырачак, дип яза җирле басма.

Россия һәм Чехия җыелма командаларының матчлары Пршибрамның кышкы стадионында 11,12 һәм 13 октябрь көннәрендә узачак.

Владимир Филатов командасы составында Чехиягә 27 хоккейчы юл алды. Алар арасында Әлмәт хоккей мәктәбенең укучысы, “Спутник” командасы һөҗүмчесе Айдар Нәҗметдинов та бар.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10