ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Чирмешән районында мәчетләрдә укулар башланды

13 октябрь 2018, 04:00 , Фото: Кадрия Гамирова

Чирмешән районында мәчетләрдә укулар башланды Чирмешән мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дәресләр алып бара.

(Чирмешән, 13 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Югары Кәминкә мәчетендә дини укулар башланып киткән. Чирмешән мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дәресләр алып бара, дип яза җирле басма.

Дин дәресләренә олы һәм урта яшьтәге апалар һәм абыйлар, малайлар һәм кызлар - барысы 30-40 кеше җыела. Шәкертләр бер көнне гарәп графикасы өйрәнсә, икенче көндә ислам нигезләре дәресләре, Коръән сүрәләре укыйлар.

Мондый дәресләр Югары Чегодай, Түбән Чегодай һәм Иске Үтәмеш авылларында да оештырылган. Ибраһим хәзрәт Гыйләҗев бу авылларда инде өченче ел дәресләр алып бара.

-Халык дингә тартыла, гарәп графикасы, Коръән сүрәләре өйрәнергә теләүчеләр күп, - ди Рамил хәзрәт. - Туймәт, Утыз Имән, Бәркәтә, Әмир авылларында да дин дәресләре укытуны сорыйлар. Без моны оештыру җаен табарга тырышырбыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10