ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда өлкәннәр өчен бәйрәм оештырылды

13 октябрь 2018, 03:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайда өлкәннәр өчен бәйрәм оештырылды Көз муллыгы кунаклаган сыйлы табын артында әби-бабайлар рәхәтләнеп аралашты.

(Азнакай, 13 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нур). Азнакай шәһәрендәге 13 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе әби-бабайларны җыеп, бәйрәм үткәрде. Мондый матур традициягә әверелгән мондый бәйрәмнәр һәр территориядә үтте. 13 нче ТОС җитәкчесе Әминә Хәкимова да үз биләмәсендәге өлкәннәрне даими барлап, аларның тормыш хәлләрен белешеп тора, дип яза җирле басма.

Бәйрәмдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, депутат Азат Садыйков та катнашып, өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, күңелләрен эретерлек изге теләкләрен җиткерделәр. Районның сәхнә йолдызалары аларны борынгы да, заманча да җырлары белән әсир итеп, дәрт-дәрман өстәде. Көз муллыгы кунаклаган сыйлы табын артында әби-бабайлар рәхәтләнеп аралашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10