ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмара укучылары район архивында экскурсиядә булдылар

13 октябрь 2018, 00:00 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмара укучылары район архивында экскурсиядә булдылар Укучылар 1939-1945 елларда басылган "Большевик" район газетасы төпләнмәләрен, районның күренекле кешеләренең шәхси документларын карады.

(Кукмара, 13 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара 3нче урта мәктәбе укучылары район архивында экскурсиядә булдылар. Экскурсияне архив җитәкчесе Гөлнара Касыймова үткәрде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Балалар бу оешманың тарихы, биредәге эш үзенчәлекләре, документларны саклау кагыйдәләре, архив фондының формалашуы, кирәкле мәгълүматны ничек табу һәм уку чорында архив документларыннан файдалану мөмкинлеге турында белделәр. Әңгәмә документларны күрсәтү белән үрелеп барды. Укучылар бигрәк тә 1939-1945 елларда басылган "Большевик" район газетасы төпләнмәләрен, районның күренекле кешеләренең шәхси документларын, фотодокументларны кызыксынып карадылар, фронтка 13 яшендә киткән полк улы Камил Шакиров турында сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10