ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Euroskills 2018 чемпионы: алдагы 5 елда роботлар күпчелек һөнәр ияләрен алмаштырачак

13 октябрь 2018, 13:26 , Фото: Александр Эшкинин

Euroskills 2018 чемпионы: алдагы 5 елда роботлар күпчелек һөнәр ияләрен алмаштырачак

Будапешттагы ярышларда Казан командасы официант робот прототибын ясаган.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Дмитрий Максимов). Алдагы биш елда роботлар күпчелек һөнәрләрне алмаштырачак. Бу хакта EuroSkills 2018дә Мобиль робот техникасы командасыннан Павел Фадеев “Татар-информ” корреспондентына интервьюда хәбәр итте.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын тәмамлап, хәзер үзләре шунда эшләүче Павел Фадеев һәм Андрей Дюбанов EuroSkills 2018 чемпионатында официант робот тәкъдим иткәннәр. Егетләрнең әлеге эше алтын медальгә лаек булган.

Заманча “халдей”ның буе бер метрдан бераз гына озын. Ул манипулятор кулы ярдәмендә савытларны алып, аларны юа торган урынга илтеп куя ала.

Модель үзе камера һәм гироскоп куелган тәгәрмәчле платформадан гыйбарәт. Әлегә ул прототип кына, шуңа чиста тәлинкәне кулланылганыннан аера алмый. Андый бурыч куелмаган да булган.

“Озакламый роботлар күпчелек һөнәрләрне алмаштырачак. Беренче чиратта ул кешеләр тормышын куркыныч астына куярдай һөнәрләргә һәм җитештерү өлкәсенә кагылачак”, - дип саный Павел Фадеев.

Павел фикеренчә, дөньяда күптән инде янгын сүндерүче , коткаручы роботлар, шулай ук эзләү операцияләрен башкаручы дроннар кирәк.

Егетләр үз тәҗрибәләрен кулланып, бизнес-проект әзерли. Алар Россиядә робот техникасы әле яралгы хәлендә генә дип саный. Димәк, әле аларга көндәш итеп карарга иртәрәк.

Павел Фадеев һәм Андрей Дюбанов Көньяк Кореяда Samsung Skills үзәгендә ел ярым укып кайткан. 2017 елда Абу-Дабида WorldSkills дөнья чемпионатында көмеш медаль яулаганнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10