ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Теләчедә район тарихын өйрәнәләр

12 октябрь 2018, 23:00 , Фото: tulachi.ru

Теләчедә район тарихын өйрәнәләр Район кешеләре хәтирәләрне, истәлекләрне язып алып, кечкенә китапчыкка туплап, соңыннан аны китап итеп чыгару уе белән яна.

(Теләче, 12 октябрь, “Татар–информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче район үзәк китапханәсендә “Без тарихта эзлебез” дип исемләнгән кичә узды. Очрашуда муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, китапханәчеләр һәм төрле елларда районның оешма- редприятиеләрен җитәкчеләре, тарих белән кызыксынган район кешеләре катнашты, дип яза җирле басма.

Очрашуның төп максаты - район оешкан елларда эшләгән җитәкчеләрнең, район кешеләренең хәтирәләрен, истәлекләрен язып алып, кечкенә китапчыкка туплау, соңыннан аны китап итеп чыгарудан гыйбарәт.

Кичәне алып баручы Резеда Миңнеханова бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗәни турында язылган яңа китаплар белән таныштырды. Галим турында видеоязма да карау мөмкинлеге тудырылды. Әлеге чарада катнашкан Фәрит Даутовның “Алан – аланлыкта туган авыл” дип исемләнгән китабы дөнья күрде инде. “Көтеп тордым да, авыл тарихын язарга керешүче булмагач, 80 яшьтә кулыма кәгазь – каләм алдым. Бер тотынгач ташлап булмый икән. Бик күп шигырьләрем дә бар. Китап итеп бастырырга исәп тотмаган идем, журналист Рәшит Минһаж күреп, бу тарихи фактларга бай булган язмалар дөнья күрсен дип киңәш итте, китапны бастырып, авылдашларга бүләк иттем”,- диде ул.

Олы Нырсы авылыннан Нурания Гыйльметдинова кичә барышында үзенең җырларын да башкарды. Аның да Нырсы авылы тарихын чагылдырган китабы чыкты.
- Авыл тарихыннан районныкы, районныкыннан республиканыкы, ә ил тарихыннан дөнья тарихы барлыкка килә. Кәгазьгә язган ул, ташка баскан кебек. Шуңа күрә иренмик, языйк, киләчәк буыннарга калсын. Ике амбар кенәгәсе язылган истәлекләргә тап булдым. Кемдер язып калдырган хәтирәләр, безнең көннәргә килеп җиткән. Алга таба аны китап итеп чыгару теләге бар, - диде ул.

Теләчедән Сәлмән Гыйльмиев: “Туган якны өйрәнү буенча безнең төбәк башка районнардан арттарак бара иде. Хәзер ныклы эш башланды. Район хакимиятенә нинди сорау буенча керсәң дә, кире бормыйлар, ярдәм итәләр. Алда районның Хәтер китабын булдыру, Теләче китабын эшләү һәм өч райондашыбызның исемен мәңгеләштерү бурычы тора, - диде үз чыгышында.

Иске Җөри авылында мәктәп бинасы ничек эшләнүе, Алан җирлегендә социаль объектлар сафка басуы турында шул елларда эшләгән җитәкчеләр сөйләде. Гомер буе укучыларга тарих фәненнән белем биргән Гәмбәрия апа Нигъмәтҗанованың авыллар тарихы турында багажы зур. Үзенең эзләнүләре, Олы һәм Югары Кибәхуҗа авыллары турында кызыклы фактларны очрашуда катнашучыларга да җиткерде. Мәгъсүм Хуҗин:”Мин тарихны җир астыннан эзлим, бик күп борынгы акчаларга юлыктым”, диде сөенеп.

Очрашуда катнашкан муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов: Теләче районы матур, халкы тырыш, җимерек авыллар юк, төзек, пөхтә йортлар бизи. Тарихны, үзебезнең җирне белү кирәк. Өлкәннәребездән аларның истәлекләрен, белгәннәрен туплап калу кирәк. Мондый эштә акча мөһим түгел. Бездән башка, районның тарихын читтән килеп өйрәнмәсләр. Сезгә алга таба да саулык, сәламәтлек телим,- диде.

Очрашуның икенче өлеше табын артында җанлы әңгәмә буларак дәвам итте. Йөрәккә үтеп кергән җырлар белән үрелеп барган кичәдән барысы да канәгать калып таралышты диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10