ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Тәлгать Абдуллин хушлашу сүзендә 160 меңнән артык гаилә фатирлы булуын әйтте

12 октябрь 2018, 21:11 , Фото: архив/Михаил Захаров

Тәлгать Абдуллин хушлашу сүзендә 160 меңнән артык гаилә фатирлы булуын әйтте Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт торак фонды коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). Кешеләр торак алды, 160 меңнән артык гаилә фатирлы булды. Татарстан Дәүләт торак фондының элеккеге җитәкчесе Тәлгать Абдуллин хезмәттәшләре белән рәсми рәвештә саубуллашканда шул хакта әйтте.

“Максатка ирешүдә таләпчәнлек, үҗәтлек, ныклылык күрсәтеп, без иң яхшы карарлар кабул иттек. Безнең эзләнүләр һәрвакыт республика үсешенә юнәлдерелгән иде. Кешеләр торак алдылар - тузган торак, күпбалалы гаилә программалары кысаларында 160 меңнән артык гаилә фатирлы булды”, - диде Тәлгать Абдуллин.

Тәлгать Абдуллин хушлашу сүзендә республикада торак төзелеше программаларын югары дәрәҗәдә дәвам итү өчен яхшы тәҗрибә тупланганын да искәртте.

“Бүген бу эшне дәвам итү өчен республиканың тәҗрибәсе һәм квалификациясе җитә. Торак төзелеше, шәһәрләрнең, мохитнең киләчәк үсеш мәсьәләсен – барысын да консолидацияләргә кирәк”, - диде Тәлгать Абдуллин һәм коллективны яңа җитәкче белән активрак эшләргә өндәде.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның боерыгы белән бүген Тәлгать Абдуллин Татарстан Дәүләт торак фонды башкаручы директоры вазифасыннан азат ителде. Фондның яңа директоры итеп Марат Зарипов билгеләнде. Элек ул Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитетын җитәкләгән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10