ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казахстан вәкилләрен Татарстандагы инновацион технологияләр кызыксындыра

12 октябрь 2018, 20:04 , Фото: tatarstan.ru

Казахстан вәкилләрен Татарстандагы инновацион технологияләр кызыксындыра Көнчыгыш Казахстан хакиме инновацияләрнең үзләрендә кертеләчәген әйтте.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстандагы яңа инновацион эшләнмәләр Казахстан вәкилләрендә кызыксыну уяткан. Бу хакта бүген журналистларга "Тайказан" һәйкәле ачылышында Көнчыгыш Казахстан хакиме Даниал Әхмәтов хәбәр итте.

Аны Иннополиста яңа IT-технологияләр гаҗәпләндергән. "Кыска сәфәр барышында безнең өчен мөһим юнәлешләрне күрдем. Татарстанның берничә юнәлеш буенча яңа IT технологияләр, программалауда яңа эшләнмәләрен күрдек. Икътисадның барлык тармакларын цифрлаштыру мөһим. Якын арада үзебездә дә практикага шушы яңалыкларны кертәчәкбез", - диде хаким.

Тайказанга килгәндә, ул аның дуслык, кунакчыллык, абруйны гәүдәләндерүен әйтте. "Нурсолтан Назарбаев урамы янында Казахстан һәм Татарстан халыкларының мәңгелек дуслыгы гәүдәләнеше булган тагын бер урын булыр дип ышанабыз", - диде Даниал Әхмәтов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10