ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты исеменнән Роберт Миңнуллинны юбилее белән котлады

12 октябрь 2018, 19:15 , Фото: Салават Камалетдинов

Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты исеменнән Роберт Миңнуллинны юбилее белән котлады Сез татар халкына хезмәт иткән, республикабызның чәчәк атуы өчен күп эшләр башкарган шәхес, диде ТР Премьер-министры урынбасары.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның юбилей кичәсе бара. Шул уңайдан шагыйрьне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән халык шагыйре Роберт Миңнуллинга яңа машина ачкычы тапшырылды.

"Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз – 70 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу тантаналы чарага сезнең иҗатыгызны яраткан, хөрмәт иткән тамашачылар килгән. Роберт Мөгаллимович, без сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Иҗат уңышлары, мул тормыш, якты киләчәк телибез. Сез татар халкына хезмәт иткән, республикабызның чәчәк атуы өчен күп эшләр башкарган шәхес. Иҗат юлыгызны балаларга шигырь язудан башладыгыз һәм тиз арада халык шагыйре исеменә лаек булдыгыз. Татарстан Республикасының Югары Советы, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты булып сайлануыгыз да сезгә карата ихтирам уята. Кайда гына эшләсәгездә сез үрнәк булырлык абруйлы кеше", - диде Васил Шәйхразиев.

  • Роберт Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстан АССРның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. 1973 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1986-95 елларда "Сабантуй" газетасының баш мөхәррире. 1988 елдан ТР Балалар фонды рәисе. 1990-95 елларда ТР ЮС депутаты, 1995 тән ТР халык депутаты, 2000 – 2004 елларда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары. 2004 елдан - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, ТР Дәүләт Советының Татарстан Республикасы закон текстларының татар һәм рус телләрендә тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе. ТРның Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, ТРның атказанган сәнгать, БРның атказанган мәдәният эшлеклесе. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10