ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Т.Нагуманов үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр өчен салым түләү гадиләштереләчәген әйтте

12 октябрь 2018, 20:31 , Фото: Александр Эшкинин

Т.Нагуманов үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр өчен салым түләү гадиләштереләчәген әйтте Татарстан бизнес-омбудсмены үзмәшгуль кешеләргә салым түләү буенча җиңелчә режим кертеләчәк, дип әйтте

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Үз эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр һәм Федераль салым хезмәте үзара мөнәсәбәтләрендә кыенлыклар булмаячак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов әйтте.

«Салым түләү эшләрендә, бюрократиядән тыш, җиңелчә режим кертү турында уйланыла», — дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов. Ә дәүләт алдында экология, чүпләрне юкка чыгару буенча хисап тотуга кадәр башка үзара мөнәсәбәтләр элеккечә кала, дип ачыклык кертте ул.

Аның сүзләренчә, үз эшләре белән мәшгуль булган кешеләрне әлегә башка хисаптан азат итәргә планлаштырмыйлар. Бу зур проблема китереп чыгарырга мөмкин.

Октябрь ахырында үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр өчен салым турындагы закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта карала. 18 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бу документ буенча фикерләрен әзерли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10