ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар Россиядә 2019 елгы кыш салкын булмаячагын әйтте

12 октябрь 2018, 19:55

Россия Гидрометеорология үзәге директоры вазифасын башкаручы сүзләренчә, 2018 ел ахырына кадәр һава температурасы климатик нормада яки югарырак була.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе кыш салкын булмаячак. Бу турыда Россия Гидрометеорология үзәге директоры вазифасын башкаручы Дмитрий Киктев сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Якынча фаразлар буенча гомумән кыш каты салкын булмаячак», — дип сөйләде Дмитрий Киктёв.

Шулай ук «экстремаль» кыш булачак дип куркытырга нигез юк, диде ул.

Аның сүзләренчә, 2018 ел ахырына кадәр һава температурасы климатик нормада яки югарырак булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10