ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда суд "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами"ның Россиядәге төркеме башлыгын сак астына алды

12 октябрь 2018, 15:43 , Фото: Елена Кривопатре

Казанда суд Тикшерү нәкъ менә Эдуард Низамов тарафыннан Россиянең барлык территориясе буенча халыкара террорчылык оешмасы эшчәнлеге алып барылганлыгын белдерә.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казаннның Вахитов районы суды Россиядә тыелган «Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами» төркеменең Россия “канаты” башлыгын тикшерү изоляторына озатты.

Тикшерү версиясе буенча, нәкъ менә 41 яшьлек Эдуард Низамов Россиянең барлык территориясендә халыкара террорчылык оешмасы югары звеносы җитәкчесе булган.

Низамов Әлмәттә туган, хәзер Казанда яши, ике хатыннан туган 6 баласын тәрбияли.

«Мине гаепләгән җинаять турында аңлатканда, минем йорттагы әйберләр нигез булып торуын әйттеләр. 10 октябрьдә сәгать 2дә мине тоткарлаганда бернинди тентү булмады. Мине утырышларда очрашулар үткәрүдә гаеплиләр, минем аларда беркайчан да булганым юк», - диде судка Низамов.

Суд Эдуард Низамовны 21 ноябрьгә кадәр Тикшерү изоляторына җибәрергә карар итте.

«Татар-информ» агентлыгы Россиядә тыелган «Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами» төркеме җирле лидерларының берсе һәм Россия "канаты" башлыгы кулга алыну турында хәбәр иткән иде.

Аларның өчесен дә Россия Куркынычсызлык советы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия илкүләм гвардия хезмәткәрләренең уртак операциясендә тоткарладылар.

“Тоткарланучыларның, чит илдәге кураторлары күрсәтмәсе буенча, Конституциягә каршы эшчәнлек алып барулары ачыкланган. Әлеге эшчәнлек “Бөтендөнья хәлифәте” теократик унитар дәүләтен төзү доктринасына нигезләнгән. Ул гамәлдәге хакимиятне, шул исәптән террористик методлар белән, бәреп төшерүгә юнәлдерелгән”, дип хәбәр иттеләр Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәгендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10