ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар галимнәре Төркиягә X Халыкара "Дөнья теле – төрекчә" симпозиумына бара

12 октябрь 2018, 16:15

Фәнни җыенда Әлфия Йосыпова, Гөлнара Гайнетдинова, Гөлнара Җамалетдинова, Зоя Кириллова, Фәрит Йосыповның чыгыш ясаулары көтелә.

(Истанбул, 12 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Татарстан галимнәре Төркиягә килергә җыена. Казан (Идел буе) федераль университетыннан Әлфия Йосыпова, Гөлнара Гайнетдинова, Гөлнара Җамалетдинова, Зоя Кириллова һәм Фәрит Йосыпов 17-19 октябрь көннәрендә Эскишәһирдә үтәчәк X халыкара "Дөнья теле – төрекчә” симпозиумына катнашачаклар. Бу турыда фәнни чараны оешыру комитеты хәбәр итә.

Казан (Идел буе) федераль университеты Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова симпозиум кунакларын Казан тюркология мәктәбе тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырачак. КФУ доценты Гөлнара Гайнетдинова “XIX гасыр Рабгузинның “Кысас-ал Әнбия” әсәрендә нумералогия” дигән доклад белән чыгыш ясаячак. Шул ук уку йортының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Габдулла Тукай исемендәге гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гөлнара Җамалетдинова “Өй һәм йорт сүзләре кергән мәкалләрдә татар милли үзенчәлекләренең чагылышы” дигән темага доклад укыр, дип көтелә. Тел белгече Фәрит Йосыпов исә “Татар теле диалектларында борынгы үткән заман төрләре” дигән теманы яктыртачак. Казан федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Зоя Кириллова төркияле мәсләкәше, Фырат университеты филология фәннәре докторы Әрҗан Алкая белән бергә “Татар һәм чуваш телләренең үзара бәйләнеше. Керәшен татарлары сөйләмендә чуваш сүзләре” доклады белән чыгыш ясаячаклар.

  • X халыкара "Дөнья теле – төрекчә” симпозиумы Эскишәһирнең Османгази университетында үткәрелә. Анда Азәрбайҗан, Албания, Әфганстан, Башкортстан, Венгрия, Гагаузия, Германия, Дагыстан, Казакъстан, Косова, Кыргызстан, Кырым, Төрекмәнстан, Төньяк Кипр, Монголия, Чуашстан кебек илләрдән килгән 300гә якын галим катнаша. Оештыручылар әйтүенчә, симпозиумга 521 фәнни доклад тәкъдим ителгән, алар арасыннан җыенда чыгыш ясарлык 250 хезмәт сайлап алынган.

Симпозиум XII гасырда Әдип Әхмәт Йүкнәки тарафыннан язылган “Атабәтү-л Хакайык” ("Чынбарлыкларның ишеге") поэмасының басылуына 100 ел тулуга багышлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10