ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә узачак Ваһапов фестивале гала-концертында Ренат Ибраһимов катнашачак

12 октябрь 2018, 21:43

Мәскәүнең Союзлар йорты Колонналы залында бөек җырчы Рәшит Ваһапов тууга 110 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 27 октябрьдә Мәскәүнең Союзлар йорты Колонналы залында Ваһапов фестиваленең гала-концерты узачак. Ул бөек җырчының тууына 110 ел тулуга багышлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гала-концертта татар эстрадасы легендалары һәм фестивальнең яшь лауреатлары - Ренат Ибраһимов, Зилә Сөнгатуллина, Динә Гарипова, Зөһрә Сәхәбиева, Илһам Вәлиев, Айгөл Сагынбаева, Раяз Фасыйхов, Гөлназ Асаева, Рөстәм Асаев, Руслан Сәйфетдинов һәм «Премьер» төркеме, Рәнис Габбасов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова, Марат Яруллин, Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» оркестры һ.б. катнаша.

  • Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале профессиональ вокал сәнгатен, сыйфатлы милли эстраданы пропагандалауны бурыч итеп куя. Быел фестиваль үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10