ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы көне билгеле булды

12 октябрь 2018, 09:53

“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы көне билгеле булды “Болгар радиосы” еллык нәтиҗә ясый һәм халык сайлаган җырлар “Алтын йолдыз” сынына ия булачак.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Быел 8 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Бу турыда "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Милләтебезгә якын булган, халкыбызның күңеленә кергән җырларны барлаучы “Болгар радиосы” еллык нәтиҗә ясый. “Алтын йолдыз” сынына халык сайлаган җырлар ия булачак. Еллар буе сыналып, милләтебезнең мәхәббәтен яулаган җырлар белән беррәттән 2018 елда иҗат ителгән һәм халык күңелендә үз урынын алган яңа җырлар бәяләнәчәк", диелгән әлеге хәбәрдә.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе халык күңелен яулаган җырларны барлау, аларны “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләү, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү максатында оештырыла. Ә бу исә бик зур җаваплылык һәм чагыштыргысыз хезмәт таләп итә. Җыр-моңны үлчәүгә салып булмаганга, “Болгар радиосы” халкыбыз фикеренә таянып, иң яхшыларын гына барлый. Әле генә табадан төшкән җырларны, еллар белән сыналган сәнгать әсәрләре белән янәшә куеп, замананың алга барышын һәм халкыбызның бетмәс-төкәнмәс моң чишмәсен барлау нәтиҗәсе бу, ди оештыручылар.

“Башка тантаналардан аермалы буларак, “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясе җырны башкаручыны, аны иҗат итүче шагыйрьләр һәм композиторларны да бәяләп үтә. Моннан тыш, эстрадабызның легендар җырчыларын, татар җыр сәнгате үсешенә зур өлешен керткән шәхесләрне дә билгеләп үтәбез. Төрле елларда иң яхшы продюсерга, аранжировка остасына, педагогларга да “Алтын йолдыз” сынын тапшырдык”, - дип сөйләгән “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе ел саен үзгәрешләр, үзенчәлекләр кертә. Әйтик, сценарий үзенчәлекләреннән башлап, аның зәвыклылыгы, алып баручыларның яңа образлары, җырчыларның һәрдаим эзләнүдә булуы, сәхнә бизәлеше төрлелеге, тантана саен яңа номинация барлыкка килү һәм иң мөһиме тамашачы белән бер дулкында тибрәлеп, милләтебезнең йөрәген яуларга теләү әлеге бәйрәмне яңа үрләргә күтәрә, диелгән әлеге хәбәрдә. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10