ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанда яшь башкаручылар өчен «Алтын җырлар» дигән яңа проект башлана

12 октябрь 2018, 10:16

Туган телләрендә җырлаучы 16-30 яшьтәге кешеләр катнаша торган тамашаның барлык этаплары БСТ каналында трансляцияләнәчәк.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда яшь һәм талантлы башкаручылар өчен оештырылган «Алтын җырлар» дигән яңа проект башлана. Оештыручылар туган телдә башкаручы җырчыларны бәйгегә чакыра. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Проектта туган телләрендә җырлаучы 16 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге җырчылар катнаша ала. Ялгыз җырлаучыларга да, дуэт һәм төркемнәргә дә бәйгегә керү мөмкинлеге бар.

Бәйгенең приз фонды 1 миллион сумнан артып китә.Тамашаның барлык этаплары БСТ каналында трансляцияләнәчәк. Сайлап алу турлары 22-30 октябрьдә Уфа, Стәрлетамак, Туймазы һәм Сибай шәһәрләрендә узачак.  

Проект Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10