ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казанга Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Даниал Әхмәтов килде

12 октябрь 2018, 07:15 , Фото: tatarstan.ru

Казанга Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Даниал Әхмәтов килде Бүген Казан Кремлендә Даниал Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстанга Казахстан Республикасының Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Даниал Әхмәтов җитәкчелегендә делегация килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Казан” халыкара аэропортында Даниал Әхмәтовны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров каршы алды.

Татарстанда Казахстаннан килгән делегеция әгъзалары республиканың сәнәгать, инветицион һәм туристлык потенциалы белән танышуны планлаштыра.

Бүген Казан Кремлендә Даниал Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10