ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Зәйдә савым сыерларның продуктлыгын арттыру мәсьәләләрен карадылар

12 октябрь 2018, 01:00 , Фото: zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/chybyklyda-terlekchelek-tarmagyny-9-aena-yomgak-yasaldy

Зәйдә савым сыерларның продуктлыгын арттыру мәсьәләләрен карадылар Чыбыклы сөтчелек фермасында терлекчелек тармагында 9 ай эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

(Зәй, 12 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйнең Чыбыклы сөтчелек фермасында терлекчелек тармагында 9 ай эшчәнлеккә йомгак ясадылар, дип яза җирле басма.

Анда район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, агрофирма җитәкчеләре катнашты. Семинарга агрофирмалар зообелгечләре, ветеринарлар, селекция-нәсел хезмәтләре чакырылды. Киңәшмә эше Чыбыклы сөтчелек фермасы эшчәнлеге белән танышудан башланды, алдагы шундый утырышта булган кимчелекләрне бетерү өстендәге эшләр каралды. Киңәшмәдә мөгезле эре терлекләр, шул исәптән сыерларның баш санын, савым сыерларның продуктлыгын арттыру мәсьәләләре каралды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10