ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш районының идарә органнарында саллы үзгәрешләр көтелә

12 октябрь 2018, 05:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/ser-itep-ken-aktanysh-rayonyny-idar-organnarynda-sally-zgreshlr-ktel

Актаныш районының идарә органнарында саллы үзгәрешләр көтелә Якын киләчәктә Актаныш районы башлыгының үз киңәшчесе дә булыр дип көтелә.

(Актаныш, 12 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш хәбәрләре", Лилия Бәхтиева). Муниципаль район Советының өченче чакырылыш беренче утырышында Актаныштагы кадрлар сәясәтенең киләчәктә дә дәвам итәчәге билгеле булды. Җирле хакимиятнең тулысынча формалаштыру юнәлешендәге үзгәрешләр, нигездә, югарыдагы идарә органнарына яңа җитәкчеләр билгеләү бәрабәренә башкарылачак, дип яза җирле басма.

Якын арада Актаныш Советы аппараты җитәкчесе, район башлыгы урынбасары вазыйфаларына яңа затлар билгеләнәчәк.

Э.Фәттахов сүзләреннән аңлашылганча, бу хезмәтләрне киләчәктә тәҗрибәле, абруйлы, иң мөһиме, район кешеләре башкарачак.

Беренчел фаразлар буенча, Актаныш муниципаль районы Совет Аппараты җитәкчесе итеп Альберт Индариф улы Тимеров билгеләнәчәк.

Энгель Фәттахов үзенең урынбасары ролендә хәзергә Киров авыл җирлеге җитәкчесе булып хезмәт куйган Әнвәр Әбесөгыт улы Гафуровны күзаллый.

Якын киләчәктә Актаныш районы башлыгының үз киңәшчесе дә булыр дип көтелә. Яңа вазыйфа бүгенге көндә район Советы Аппаратын җитәкләгән Кәрамов Айрат Сөнәгать улына тапшырылачак.

Шул рәвешле Актаныш районы тәҗрибәле, бердәм, профессиональ команда булдырачак. Көчле корпустан торган команда район мәнфәгатьләрен кайгыртып, халык арасында кайнап эшләр дип өметләник, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10