ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сызрань шәһәрендә Әлмәт театры «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле премьерасын тәкъдим итәчәк

12 октябрь 2018, 07:38

Яшь тамашачыларга рус теелендәге «Играем маленького Мука» спектаклен күрсәтәчәкләр.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 20 ноябрьдә Әлмәт Татар дәүләт драма театры Сызрань шәһәрендә «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта Сызрань татарлары милли-мәдәни автономиясенең рәсми сайты хәбәр итә.

Әлмәтлеләр Сызрань театры сәхнәсендә тамашачылар игътибарына иң яхшы комедияләрнең берсе – Туфан Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен тәкъдим итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлмәт театрында Уфа режиссеры Эдуард Шаһов сәхнәләштергән рус телендәге «Играем маленького Мука» спектаклен яшь тамашачыларга күрсәтәчәкләр.

Спектакльнең премьерасы 20 ноябрьдә А.Толстой исемендәге Сызрань Драма театры сәхнәсендә була. Башлана – 18.30 сәгатьтә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10