ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда лаборантлар арасында район данын яклаучы кыз икенче урынны алды

11 октябрь 2018, 22:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда лаборантлар арасында район данын яклаучы кыз икенче урынны алды Мондый һөнәри бәйгеләр Татарстан газлаштыру фонды предприятиеләре арасында өченче елын үткәрелә.

(Азнакай, 11 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Без нинди су эчәбез? Әлеге мөһим һәм күпләрне кызыксындыра торган сорауга җавапны Азнакай җылылык челтәре предприятиесе базасында узган республика химик анализ лаборантлары бәйгесендә ачыкладык, дип хәбәр итә район газетасы.

Мондый һөнәри бәйгеләр Татарстан газлаштыру фонды предприятиеләре арасында өченче елын үткәрелә. Ә менә лаборантлар әле беренче тапкыр гына белемнәрен сынаштылар.

Анда 12 конкурсант катнашты. Башта алар теория буенча тестларга җаваплар яздылар. Аннан чистару корылмаларында эчә торган һәм юынтык суларның анализын тикшерделәр.

Аларның эшенә ТР инженер челтәрләре капиталь төзелеше һәм энергия саклагыч технологияләрне үстерү идарәсе генераль директоры Мәгдүт Гатауллин, аның урынбасарлары һәм белгечләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде.

– Соңгы елларда республикабызда экологиягә игътибар артты. Су чистарту корылмалары бик кызганыч хәлдә иде. Президентыбыз аларны төзекләндерүне һәм җиһазлауны бурыч итеп куйды, бу эшләргә бюджеттан акча да бирелә, – диде Мәгдүт Гатауллин. – Конкурс исә коллективларны берләштерүгә, тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән һәм шул ук вакытта җитешсезлекләрне ачыкларга да ярдәм итә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кунакларны сәламләп, һөнәри осталык бәйгесе хезмәтнең сыйфатын арттыруга да булышлык итә дип билгеләп узды.

Азнакай җылылык челтәре предприятиесендә 460 кеше эшли. Йортларны җылылык һәм су белән өзлексез тәэмин итү нәкъ менә алар хезмәтенә бәйле. Былтыргы сезонны аварияләрсез, уңышлы башкарып чыкканнар. Коллектив җитәкчесе Раушан Хафизов белдерүенчә, быелгы сезонга да тулысынча әзерләр.

Ә су анализына килгәндә, бактереологик лаборатория мөдире Ильвира Ханнанова азнакайлыларны тынычландырды:

– Эчә торган һәм юынтык суларның анализы җентекләп тикшерелә. Хезмәткәрләребез зур тәҗрибәле, үз эшләренә намус белән карыйлар. Роспотребназдор да суның сыйфатын даими күзәтүдә тота. Без Кама суыннан баш тартып, халыкны скважина суы белән генә тәэмин итәбез. Шулай ук каты сулы скважиналарны да кулланмыйбыз. Хлорга килгәндә, ул да нормада, – диде.

Лаборантлар арасында район данын Илүзә Мулланурова яклады. Ул бәйгедә икенче урынны яулады.

– Кечкенә чактан ук ак халат киеп, медицина өлкәсендә эшләргә кызыга идем. Табиб булмасам да, өстемдә – ак халат һәм кешеләр сәламәтлеген кайгыртам, – ди ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10