ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Президент Дәүләт торак фондына соципотека килешүен өзү буенча хәлне аңлатырга кушкан

11 октябрь 2018, 19:21 , Фото: архив

Президент Дәүләт торак фондына соципотека килешүен өзү буенча хәлне аңлатырга кушкан   Дәүләт торак фонды җитәкчелеге әлеге хәлгә якын арада аңлатма бирәчәк.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фонды җитәкчелегенә социаль ипотека килешүләрен өзү очрагы тирәсендәге хәлне ачыкларга кушты . Бу хакта журналистларга Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

“Кичә Рөстәм Нургали улы Миңнеханов фонд җитәкчесенә әлеге хәлне ачыклауда катгый йөкләмә бирде, матбугат вәкилләре алдында чыгыш ясарга һәм булган хәлнең нәрсәгә бәйле икәнен аңлатырга кушты. Сүз дә юк, без андый карарларны хупламыйбыз”, - диде Галимова.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары якын арада Дәүләт торак фонды җитәкчелеге матбугат вәкилләре алдында чыгыш ясаячак һәм булган хәлне аңлатачак, дип өстәп әйтте.

Массакүләм матбугат чараларының кайберләрендә “Салават Күпере” комплексының социаль ипотекада катнашучылары һәм Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды арасындагы килешүнең бер яклап өзелүе турында мәгълүмат барлыкка килгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10