ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты иҗтимагый киңлекләрне тормышчан итү кирәклеген әйтте

11 октябрь 2018, 18:43 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты иҗтимагый киңлекләрне тормышчан итү кирәклеген әйтте
 Рөстәм Миңнеханов “Архитекторы.рф” мәгариф программасында катнашучылар белән очрашты.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда булдырылган иҗтимагый киңлекләргә халык ихтыяҗы булырга тиеш, аларны тормышчан итәргә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Архитекторы.рф” мәгариф программасында катнашучылар белән очрашуда шул хакта әйтте, диелә Президентның матбугат хезмәте хәбәрендә. 

Архитекторлар һәм урбанистларны аерым алганда:
- Татарстанда иҗтимагый киңлекләр төзү өчен яшь команда булдыру;
- уңайлы торакка һәм “хрущевка”ларны яңартып төзүгә кагылышлы төбәк сәясәте мәсьәләләре;
- яңа проектлар эшләгәндә, республиканың нинди мисалларга ориентлашуы кызыксындырган. 

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с участниками образовательной программы "Архитекторы.рф"

“Архитекторы.рф” мәгариф программасында катнашучыларга җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов “Парклар һәм скверлар” программасының республика халкыннан нык ярдәм һәм хуплау алуын искәрткән. Ул аны җәмәгать урыннарыннан шунда яшәүчеләрнең файдалануы белән аңлаткан. Поликлиникаларны капиталь төзекләндерү программасы, чыгымлырак булган булса да, андый ук кайтаваз сизелмәгән. Президент фикеренчә, шәһәр мохите кешеләрнең аңын формалаштыра.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с участниками образовательной программы "Архитекторы.рф"

Моннан тыш, архитекторлар “Архитекторы.рф” программасы һәм мәгариф модульләре турында сөйләгән. Анда катнашучылар уңай шәһәр мохитен формалаштыру принципларын өйрәнү буенча Россиянең төрле төбәкләрдәге 12 шәһәрендә булачак.

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар катнашкан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10