ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

“Татнефть” нефть, газ тармагының иң яхшы компанияләре арасында урынын саклап калды

11 октябрь 2018, 21:29 , Фото: пресс-служба ПАО

“Татнефть” нефть, газ тармагының иң яхшы компанияләре арасында урынын саклап калды
Татарстан компаниясе Россия Энергетика министрлыгы ягулык-энергетика комплексының махсус билгесе белән бүләкләнде.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). “Татнефть” кабаттан нефть, газ тармагындагы иң яхшы социаль юнәлешле  компанияләр бәйгесе җиңүчеләренең берсе булды.

  • Нефть, газ тармагындагы иң яхшы социаль юнәлешле компанияләр бәйгесе Россия Энергетика министрлыгы тарафыннан уздырыла. Бәйге уздыруның максаты булып, оешмаларның социаль сәясәтенә этәргеч бирү, актив һәм социаль юнәлешле компанияләрне ачыклау, өйрәнү һәм аеруча активларының, уңышлы эшләүчеләрнең эш тәҗрибәсен тарату тора.

“Татнефть” ГАҖ Россия Энергетика министрлыгы ягулык-энергетика комплексының махсус билгесе һәм, актив социаль сәясәт алып барган өчен, Диплом белән бүләкләнде. Шулай ук компания “Хезмәт базарын үстерү һәм халыкны эш белән тәэмин итү” һәм башка номинацияләрдә яхшылардан дип танылды.

Тантаналы бүләкләү чарасы VIII Петербург халыкара газ форумы кысаларында узды.

Бәйге финалында тармакның 40лап эре компаниясе катнашты.

Моннан тыш, “Татнефть” дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга һәм яшь белгечләрнең һөнәри осталыгын үстерүгә керткән хезмәте өчен Россия Яшьләр эшләре федераль агентлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10