ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә узачак "Дуслык күпере" фестивалендә Ренат Ибраһимов та чыгыш ясый

11 октябрь 2018, 19:06 , Фото: tatar-shtab.ru

Мәскәүдә узачак Фестиваль халыклар арасында дуслык җепләрен ныгыту йөзеннән генә түгел, ә олыларга да, балаларга да бәйрәм оештыруны күздә тотып, ел саен үткәрелә.
(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Киләсе шимбәдә, ягъни 13 октябрь көнне, Мәскәүнең Халыкара Музыка йортында узачак "Дуслык күпере" фестивалендә РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов эксклюзив тамашасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта Мәскәү татарлары "Штаб"ы хәбәр итә. 
 
Фестивальдә халыкара бәйгеләрдә, телевизион проектларда җиңү яулаган яшь башкаручылар милли фольклор һәм авторлык композицияләре белән чыгыш ясаячак.
 
Тамашачылар Эмиль Кадыйров ("Новая Волна"), Севиль Велиева ("Голос"), Владимир Брилев ("Главная Сцена"), ФолкБит ("Главная Сцена"), Илья Юдичев ("Голос"), Нариман Балич, Заира Кадерагаева, "Адат" ансамбле "Адат", Алла Бойченко, Зөһрә Кабардокова, "Джемиле", "Томирис" ансамбльләре, "Июль" дуэты, Ислам Сатыров чыгышларын күрә алачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.  
  • "Дилявер" компаниясе тарафыннан оештырыла торган "Дуслык күпере" фестивале төрле халыкларның үзенчәлеген һәм мәдәниятен саклауны максат итеп куя. Фестиваль халыклар арасында дуслык җепләрен ныгыту йөзеннән генә түгел, ә олыларга да, балаларга да бәйрәм оештыруны күздә тотып, ел саен үткәрелә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10