ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сәнгать әһелләре катнашында җырчы Наҗия Теркулова каберенә таш куелды

11 октябрь 2018, 17:46 , Фото: Салават Камалетдинов

Сәнгать әһелләре катнашында җырчы Наҗия Теркулова каберенә таш куелды Җырчы Наҗия Теркулова Киндерле бистәсе зиратында җирләнгән.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Киндерле бистәсе зиратында Татарстанның халык артисты, җырчы Наҗия Теркулованың каберенә таш куелды. Чарада җырчының хезмәттәшләре һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Наҗия Теркулованың каберенә таш куярга Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары, сәнгать эшлеклеләре һәм җырчының элекке хезмәттәшләре җыелды. Чарада якынча 20 кеше катнашты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы Фәнис Гыйльметдинов җырчы рухына дога кылды. Наҗия Теркулованы ул бик таләпчән һәм яхшы кеше буларак искә төшерде, “Наҗия бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкара иде”, - диде ул.

  • Җырчының кабере зиратның 31нче бүлемтегендә 1236нчы урында урнашкан. Наҗия Теркулованың кабер ташын соңгы елларда җырчыны караган һәм аның рәсми варисы булып калган Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров куйды.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы Фәнис Гыйльметдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә җырчы белән бәйле хатирәләрен сөйләде. “Наҗия Теркулова белән без бик озак еллар бергә эшләдек. Концертлар белән чит илләрдә дә чыгыш ясый торган идек. Наҗия Теркулова шулкадәр таләпчән, күренекле, башкаларны да сәнгатькә гашыйк итәрлек шәхес иде ул. Мин аның сүзләрен тыңлап, аны аңлап, гел ул әйткәнчә эшләргә тырыша идем. Наҗия Теркулова һәр эшне дә бирелеп башкара торган иде. Мәсәлән, мәдәният йортында никадәр салкын булмасын, Наҗия Теркулова гел, халыкка ошасын дип, нәфис тукымадан тегелгән матур күлмәкләрен киеп чыга торган иде. Аның шул ягы күңелемдә калган. Тамашачылар өчен ул көчен дә, сәламәтлеген дә кызгана торган кеше түгел иде. Наҗия Теркулова - сәнгатьнең иң югары ноктасындагы артист иде ул”, - диде Фәнис Гыйльметдинов.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 39 ел эшләгән Зәйтүнә Яруллина “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчы Наҗия Теркулованы кешелекле шәхес буларак хәтерләвен әйтте. “Наҗия Теркулова башкаларга карата ягымлы, беркайчан да начар сүз әйтми торган кеше иде ул. Катлаулы вакытларда да ул безне: “Туктагыз, борчылмагыз, барысы да яхшы булыр”, дип, тынычландыра иде. Наҗия Теркулова үлде дигән хәбәрне мин Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировтан ишеттем. Наҗияне соңгы елларында Искәндәр Биктаһиров карады, чөнки аның Казанда бер кешесе дә юк иде”, - диде Зәйтүнә Яруллина.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты, Наҗия Теркулованың хезмәттәше Зинаида Чеховская да хәбәрчегә җырчы белән бәйле истәлекле мизгелләрен сөйләде. “Без эштән буш булган вакытта рәхәтләнеп театрларга йөри идек. Наҗия бик яхшы, игътибарлы, ярдәмчел кеше иде ул”, - диде Зинаида Чеховская.

  • Наҗия Теркулова 1929 елның 25 августында Әстерхан шәһәрендә туа. 1957 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (Е.А.Абросимова классы) тәмамлый һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә җибәрелә. 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты булып катнаша. 1958 елда Мәскәүдә эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсында катнашып, дипломант исеменә лаек була һәм СССР мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1959 елда Абай исемендәге Казах дәүләт академия опера һәм балет театрында (Алма-Ата) солист итеп чакырыла. Биредә Тлендиевның «Алтын таулар», Просиловскийның «Кыз, җибек» операларын сәхнәләштерүдә катнаша. Шулай ук казах радиосының эстрада оркестры белән чыгыш ясый. 1962-1965 елларда Калинин өлкә академия филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясендә солист-вокалист була, 1964-1965 елларда – Москонцерт оештырган концертларда катнаша. 1966 елда Татарстан мәдәният министрлыгы чакыруы буенча Казанга кайта, үз эшчәнлеген филармония әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә дәвам иттерә. Наҗия Теркулова татар халкының гына түгел, башка халыкларның да җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы белән дан казана. Язмалары Бөтенсоюз радиосы фондында саклана. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10