ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

11 октябрь 2018, 15:52

Республикада төнлә кырау булуы мөмкин.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 12 октябрьдә, Татарстанда, шул исәптән Казанда да, җилле һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җилнең тизлеге секундына 15 – 17 метрга кадәр җитәчәк. 

Республикада төнлә кырау булуы мөмкин: 2 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы 4–9 градуска кадәр җылытачак. Шул ук вакытта төбәктә сизелерлек явым-төшем күренми, дип җиткерә синоптиклар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10