ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Президенты премиясе лауреатлары, грант ярдәме күрсәтелүе өчен, рәхмәтен җиткерде

11 октябрь 2018, 16:29 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты премиясе лауреатлары, грант ярдәме күрсәтелүе өчен, рәхмәтен җиткерде Казан Кремлендә гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш кертүчеләр бүләкләнде.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты премиясе лауреатлары, грантлар биреп ярдәм күрсәтелүе өчен, республика Президентына, Хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде.

Гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш кертүчеләрне бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Алар арасында Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең ТР оешмасы – Татарстан инвалидлары җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев та бар.

Рифат Ганибаев 1980 ел азагында инвалидлар җәмгыятенең ярдәмсез диярлек калганын искәртте. 2000 еллар башында чит илләрдәге гражданлык җәмгыятенең үсеш алуына гарьләнеп караган чакларын искә төшерде. “Бүген бездә коммерцияле оешмаларга ярдәм итүнең үз тәҗрибәсе. Бу ышаныч уята”, - дип белдерде.

Рифат Ганибаев ТР Президентына, Хөкүмәтенә республикада грантлар биреп ярдәм күрсәтелүе өчен рәхмәтен җиткерде.  "Иҗтимагый оешмалар үз программаларын шул рәвешле тормышка ашыра ала һәм киләчәккә өметләнеп карый", - ди ул.

Ул инвалидларга җайлаштырылган спортны үстерүгә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә эшкә урнашырга ярдәм итүгә игътибар бирелүен әйтте. “Бу бөтен коллектив эшенә бәя. Безнең оешмада 33 мең кеше. 80 елларда оешмага нигез салынган вакытта булган күтәренке атмосфераны саклыйбыз”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. 

Премиягә "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды да лаек булды. Фонд идарәсе рәисе Илһам Исмәгыйлев, “җәмгыятьнең хәйриягә карашы никадәр яхшы булса, аның дәрәҗәсе шулкадәр үсәр” дип билгеләп үтте. Бүген фондта 10 нан артык проект эшли.

“Ярдәм” ул – сукырлар реабилитациясе белән шөгыльләнүче, башка категория мохтаҗларга ярдәм итә торган уникаль оешма. Фонд эше мөселман мәдәниятенең асылын чагылдыра һәм ихлас хезмәт итү үрнәге санала”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Илһам Исмәгыйлев журналистларга, оешмага нигез салынган көннән башлап, бүгенгәчә 15 меңнән артык инвалидка төрле ярдәм күрсәтелгәнен әйтте. “Ислам кешеләрне нинди милләт һәм диннән булуына карап бүлми. Әгәр мөмкинлеге булса, мөселман диненә һәм милләтенә карамастан ярдәм итә. Безгә булышучы, фонд эшендә катнашучы меценатлар да – төрле милләт һәм дин вәкилләре”, - диде.

Оешмалардан премиягә, шулай ук, "Түбән Кама районы һәм шәһәре хатын-кызлары" җирле иҗтимагый оешмасы лаек булды. “Бу безнең оешмага гына түгел, республиканың бөтен хатын-кызлар хәрәкәтенә бәя дип уйлыйм. Татарстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмалар составында актив эшли. Республиканың барлык хатын-кызлары, ир-атлары да бәхетле булсын иде!" - дигән теләген җиткерде оешма вәкиле.

Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы да Татарстан Президенты премиясе иясе булды. Оешма рәисе Хәбир Иштирәков бу бүләкнең республиканың һәр районында эшләүче ветераннар оешмаларына бәя булуын билгеләп узды. “Бүген безнең структурада 48 меңнән артык кеше бар. Бүген дистәләгән проектлар өстендә эшлибез”, - дип аларның Хөкүмәт ярдәме белән гамәлгә ашырылуын әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10