ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чечнядагы ислам телерадиокомпаниясе Бөтенроссия лицензиясе алган

11 октябрь 2018, 16:50

Ул әлеге лицензияне алган бердәнбер төбәк ислам телеканалы булып тора.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Чечен Республикасының "Путь" чечен телерадиокомпаниясе бөтенроссия тапшыруларына лицензия алган. Ул шундый лицензия алган бердәнбер төбәк ислам телеканалы булып тора. Шул турыда дүшәмбе көнне Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров "ВКонтакте"дагы битендә язган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Телерадиокомпаниягә 2007 елда нигез салынган.

"Путь" чечен телерадиокомпаниясе бөтенроссия тапшыруларына лицензия алган бердәнбер төбәк ислам телеканалы булып тора. Бүген Грозный шәһәренең дәүләт театр-концерт залында әлеге вакыйгага багышланган тантаналы чара уза”, - дип язган Кадыйров.

"Путь" телеканалы ярдәмендә яшьләрнең ислам турында дөрес белем ала. Бу, үз чиратында, яшьләрне экстремистик идеология тәэсиреннән саклый. Мин телеканал коллективыннан алга таба да шушы юнәлештә эшләүләрен, тәҗрибәләрен һәм һөнәри осталыкларын арттыруларын сорыйм”, - дип өстәп әйткән Кадыйров.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10