ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнехановның Мисырга сәфәре әлеге илгә КАМАЗ машиналарын экспортлауга юл ачачак

11 октябрь 2018, 15:27 , Фото: архив

Рөстәм Миңнехановның Мисырга сәфәре әлеге илгә КАМАЗ машиналарын экспортлауга юл ачачак Республика предприятиеләренең Мисыр базарына чыгуы сөйләшүләрнең төп темасы булачак.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Рөстәм Миңнехановның Мисырга сәфәре әлеге илгә КАМАЗ машиналарын экспортлауга яңадан юл ачарга мөмкин. Республика предприятиеләренең Мисыр базарына чыгуы сөйләшүләрнең төп темасы булачак. Бу хакта журналистларга Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен Мисырга сату мәсьәләсе хезмәттәшлек өчен перспективалы юнәлеш булып тора», - дип искәртте Галимова.

Ул әлеге юнәлештәге эшнең 1994 елда ук башлануын билгеләп үтте. Әмма Татарстанның йөк машиналарын Мисырга чыгармый башлавына 10 ел узган инде.

«Мисырда КАМАЗ автомобильләренең популяр булуын исәпкә алып, Татарстан делегациясе сөйләшүләрдә йөк машиналарын экспортлау мәсьәләсен кузгатырга ниятли», - дип белдерде спикер.

Сөйләшүләрдә шулай ук Мисырга Казан вертолет заводы, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында җитештерелгән продукцияне Мисырга чыгару мәсьәләсе хакында фикер алышачаклар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10