ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Президенты юлламасындагы тәкъдимнәрне тормышка ашыра

11 октябрь 2018, 15:50 , Фото: Михаил Захаров/архив

Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Президенты юлламасындагы тәкъдимнәрне тормышка ашыра Кеше капиталын үстерүгә һәм арттыруга, пенсия алды яшендәге кешеләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә игътибар биреләчәк.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары киләсе елга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның юлламасындагы тәкъдимнәрен тормышка ашыру буенча 43 чара планлаштырган. Бу хакта бүген республика парламенты утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов хәбәр итте.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә республика Дәүләт Советының 40нчы утырышында парламентка еллык юллама белән чыгыш ясады.

"Кеше капиталын үстерүгә һәм арттыруга, пенсия алды яшендәге кешеләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә аерым урын бирелә. Юлламаның 28 тезисы буенча барлыгы 43 төп чара планлаштырылган. Шулай ук комитетларның һәм комиссияләрнең киңәйтелгән утырышлары һәм күчмә, түгәрәк өстәлләр үткәрү дә булачак. Депутатларның барлык мөһим республика чараларында һәм акцияләрендә катнашуы каралган”, - диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары әйтүенчә, телләрне, мәдәниятләрне үстерү дә күздә тотыла. Шулай ук бизнес һәм хакимият арасында конструктив диалогны җайга салу, бизнес-проектларны алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру, дәүләт һәм муниципаль идарә системасын камилләштерү өчен нәтиҗәле эш башкарырга кирәк, дип саный ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10