ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Африкага сәфәре вакытында Туниска авиарейслар ачу хакында фикер алышачак

11 октябрь 2018, 14:37 , Фото: архив tatar-inform

Рөстәм Миңнеханов Африкага сәфәре вакытында Туниска авиарейслар ачу хакында фикер алышачак Татарстан Президенты бу атна ахырына кадәр Төньяк Африка иленә сәфәр кылачак.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Рөстәм Миңнехановның Туниска сәфәре вакытында Татарстаннан Туниска туры авиарейслар ачу сөйләшүләрнең бер темасы булачак. Бу хакта журналистларга Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Сөйләшүләрдә күтәреләчәк темаларның берсе - Татарстаннан Туниска туры авиарейслар ачу. Соңгы елларда республикада яшәүчеләр арасында әлеге юнәлешнең популярлыгы арта бара», - дип искәртте спикер.

Галимова сөйләшүләрнең «Татарстан – Тунис» эшлекле форумы кысаларында узачагын искәртте. Аның максаты икътисади интеграцияне күтәрү һәм ике як арасында товар әйләнешен арттырудан гыйбарәт булачак. Татарстан делегациясе шулай ук Татарстан предприятиеләрен Тунис базарына чыгару мәсьәләсен дә кузгатачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10