ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов атна ахырына кадәр Мисыр һәм Туниста берничә очрашу үткәрәчәк

11 октябрь 2018, 13:33 , Фото: архив tatar-inform

Рөстәм Миңнеханов атна ахырына кадәр Мисыр һәм Туниста берничә очрашу үткәрәчәк Татарстан Президенты Төньяк Африка илләрендә республиканың икътисади потенциалын тәкъдим итәчәк.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атна ахырында Төньяк Африка илләре – Мисыр һәм Туниска сәфәр кылачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Бу атна ахырында республика Президентының Төньяк Африка илләре – Мисыр һәм Туниска визиты башлана. Мисырдагы тәүге очрашу бу якшәмбедә узачак. Сөйләшүләр югары дипломатик дәрәҗәдә узар дип көтәбез», - диде Галимова.

«Татарстан – Мисыр» эшлекле форумы сәфәрнең төп чарасы булачак.

«Татарстан гарәп республикасы белән бизнес-мөнәсәбәтләр урнаштырырга әзер. Узган елда ТР һәм Мисыр арасында тышкы сәүдә әйләнеше 22,8 миллион доллар тәшкил итте», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Рөстәм Миңнеханов Мисырдан Туниска юл тотачак. Анда «Татарстан – Тунис» эшлекле форумы узачак. Сәфәрнең максаты – ике арадагы икътисади интеграцияне үстерү, дип билгеләп үтте спикер.

Ул узган елда Татарстан һәм Тунис арасында тышкы сәүдә әйләнешенең 4,4 миллион доллар тәшкил итүен искәртте. Бу 2016 елдагы күрсәткечләрдән 4 процентка артыграк, диде Лилия Галимова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10