ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Башкортстан башлыгы Тәлгать Таҗетдинны Дәүләт Ордены белән бүләкләде

11 октябрь 2018, 13:26 , Фото: cdum.ru

Башкортстан башлыгы Тәлгать Таҗетдинны Дәүләт Ордены белән бүләкләде Тәлгать Таҗетдин Россия мөселманнарының иң беренче рухи үзәге Уфа белән бәйле булуын әйтте.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдинны "Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” Ордены белән бүләкләде. Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең сайты хәбәр итә.

Бүләкләү 10 октябрьдә - республика көне алдыннан узды. Дәүләт бүләкләре күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре, спортчылар, җитештерү алдынгыларына тапшырылды.

Рөстәм Хәмитов Тәлгать Таҗетдиннең халыклар арасындагы тынычлыкны, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешен билгеләде.

Тәлгать Таҗетдин Башкортстан Хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде. “Шул көннәрдә Үзәк Диния нәзарәте 230 еллыгын билгеләп үтә. Илебез мөселманнарының иң борынгы, иң беренче рухи үзәге тарихы Башкортстан, Уфа белән бәйле. Соңгы 40 ел республика безнең эшчәнлекне гамәлгә ашыруда зур ярдәм күрсәтте. Дини һәм милләтара тынычлыкны ныгытуда катнашты”, - диде баш мөфти Тәлгать Таҗетдин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10