ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Интертат”тагы сөйләм синтезаторы белән чит илләрдәге татарлар да кызыксынган

11 октябрь 2018, 12:48

“Интертат”тагы сөйләм синтезаторы белән чит илләрдәге татарлар да кызыксынган Intertat.tatar сайтында "Тәлгать" татар сөйләм синтезаторы август башында урнаштырылган иде.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). “Интертат” сайтында урнаштырылган “Тәлгать” сөйләм синтезаторын кулланучылар арасында Татарстаннан тыш Мәскәү, Башкортстан, Пермь краенда һәм Литвада яшәүче татарлар да бар. Бу хакта “Татар-информ”га ТР “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе”нең директоры Наил Сәфәргәлиев хәбәр итте.

  • “Тәлгать” сөйләм синтезаторы (җыйнагычы) – текстларны тавышландыра торган программа. Ул китапханә заказы буенча Ольга Яковлева тарафыннан эшләнгән. Синтезаторны диктор Тәлгать Хаматшин тавышландыра. 7 августта ул Intertat.tatar сайтына урнаштырылды.

Наил Сәфәргалиев Россия күләмендә татарлар татар синтезаторы белән куллануларын әйтте. Татарстаннан тыш Мәскәү, Башкортстан, Пермь краенда һәм Литвадан фикерләрен белдергән тыңлаучылар булган.

“Синтезатор бик уңайлы. Элек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мондый чаралар булмады. Хәбәрләрне вакытында белергә була”, - дигән фикер әйткән укучыларның берсе. Ул синтезатор тизрәк сөйләсә, яхшырак булыр иде дигән теләк белдергән.

Наил Сәфәргалиев “Интертат”та сөйләм синтезаторы урнаштырылуга бик шат булуын әйтте. “Чөнки “Татар-информ” - иң зур мәгълүмат агентлыгы. Хәбәрләр оператив рәвештә чыгып, тирә якка тарала. Күрмәүче укучылар хәбәрләрне кызыксынып тыңлый”, - диде ул.
Библиотека директоры башка газета-журналлар да үзләренең сайтларында шушы синтезаторны куйсыннар иде дигән теләк белдерде. “Начар күрүчеләр аларның мәгълүматлары белән дә хәбәрдар булырлар иде”, - диде Наил Сәфәргалиев.

“Тәлгать” синтезаторы татар сөйләм синтезаторы татар телен популярлаштыруга да файда китерә, диде ул. Программаны киләчәктә смартфоннарга кушымта итеп урнаштыру да планлаштырыла. Наил Сәфәргалиев татар синтезаторын киләчәктә хатын-кыз тавышы белән яздырылачагын әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10