ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан компанияләренең акцияләре Мәскәү биржасындагы ачык сатуларда кисәк төшә башлаган

11 октябрь 2018, 12:13

«Татнефть» акцияләре – 3, «Казаноргсинтез»ныкы – 1,9, «КАМАЗ» акцияләре 0,48 процентка арзанайган.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан компанияләренең кыйммәтле кәгазьләре Мәскәү биржасындагы ачык сатуларда кисәк төшә башлаган.

«Татнефть» акцияләре – 3, «Казаноргсинтез»ныкы – 1,9, «КАМАЗ»ныкы – 0,48, «Түбән Кама Нефтехим» акцияләре 2,65 процентка арзанайган.

Россиянең башка зур компанияләре акцияләре 3-5 процентка очсызланган.

Кыйммәтле кәгазьләрнең арзанаюы АКШтагы сатуларның нәтиҗәләре буенча Федераль резерв системасының төп ставканы күтәрү турындагы карары фонында башланган. Ул Азиядәге барлык банкларга да кагылган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10