ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2018 елда Татарстанда сигез бассейн төзелгән

11 октябрь 2018, 09:50

2018 елда Татарстанда сигез бассейн төзелгән Спорт объектларын сафка бастыруга 1,1 миллиард сум акча сарыф ителгән.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда сигез бассейн төзелгән. Спорт объектларын сафка бастыруга 1,1 миллиард сум акча сарыф ителгән.

Өсте ябулы йөзү бассейннары республиканың Апас, Әтнә, Югары Ослан, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Теләче районнарында ачылган.

Яңа бассейннар олылар өчен - озынлыгы 25 метрлы, балалар өчен 10 метрлы ванналарны үз эченә ала.

Моннан тыш, яңа спорт объектлары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә җайлаштырылган.

  • Татарстанда барлыгы 225 йөзү бассейны исәпләнә. Аларның гомуми мәйданы 53 620 квадрат метр тәшкил итә. Спорт объектлары республиканың һәр районында бар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10