ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Ульяновскида "Россия – спорт державасы" VII халыкара спорт форумында катнашты

11 октябрь 2018, 07:14

"Физик культура һәм спорт: үсешнең төп бурычлары" темасына багышланган пленар утырышта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Кичә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Ул "Россия – спорт державасы" VII халыкара спорт форумында катнашты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • 2018 елда "Россия – спорт державасы" VII халыкара спорт форумы Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча уздырыла. Аның максаты - 2024 елга кадәр физик культура һәм спортны үстерү буенча өстенлекле мәсьәләләрне билгеләү һәм аларны хәл итү юлын табу.

Чара "Волга-Спорт-Арена" спорт сарае мәйданында уза. Биредә "Заманча спорт. Инновацияләр һәм перспективалар" күргәзмәсе үткәрелә.

Форумның "Физик культура һәм спорт: үсешнең төп бурычлары" темасына багышланган пленар утырышта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Владимир Путин сүзләренчә, Россиядә физик культура һәм спорт алгы урында тора.

"Без җәмгыятьтә, һәр буын гражданнары арасында, аеруча яшьләр арасында сәламәт һәм актив яшәүне алга этәрәбез. Спорт гомер озынлыгын һәм тормыш сыйфатын турыдан-туры билгели, кешенең шәхси һәм профессиональ формалашуына киң мөмкинлекләр ача, - диде Россия Президенты. - Федераль, региональ, муниципаль хакимият бурычы - массакүләм спорт үсешенә шартлар булдыру, спорт объектларын халыкка ачык булуын тәэмин итү, зур һәм кече шәһәрләр, авыл җирендә спорт инфраструктурасын җайлы итү".

"Дәүләт - шәхси партнерлык потенциалын нәтиҗәле куллану мөһим, спорт объектларын төзү һзм алга таба эксплуатацияләүдә дә. Инвестор спорт комплексын төзүдә дә, алга таба үсешендә дә катнашырга тиеш. Бу мәсьәләдә яхшы үрнәк - быел Алтайда, Татарстанда билгеләнгән проектлар. Шулай ук Бурятиядә инфраструктура үсешенә этәргеч булачак Боз сарае планлаштырылган", - дип искәртте Владимир Путин.

Спортны үстерүдә һәм алга этәрүдә зур ярышлар аерым урын алып тора, диде Россия Президенты. "Казандагы Универсиада, Сочидагы Олимпиада, футбол буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча спорт клубларында һәм секцияләрдә шөгыльләнүчеләр саны кинәт артты. Күпкә артты, дип әйтеп була", - диде ул.

  • Форумда Россия һәм башка илләрдән 3 меңгә якын кеше катнашты. Алар арасында федераль һәм региональ хакимитя вәкилләре, дөнья спорты лидерлары, Олимпия хәрәкәте вәкилләре һәм башкалар бар.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10