ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның Совет районына яңа җитәкче билгеләнде

11 октябрь 2018, 07:42

Казанның Совет районына яңа җитәкче билгеләнде Совет районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Р.Гафаров Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинның беренче урынбасары булды.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Әлегә кадәр Совет районы администрациясе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Роман Фәтхетдинов хәзер районны җитәкләячәк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Моңа кадәр Казан шәһәренең Совет районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Рөстәм Гафаровны Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинның беренче урынбасары итеп билгеләделәр. 

Кичә Илсур Метшин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең яңа урынбасарын тәкъдим итте. Социаль өлкә һәм гражданнарны яклау мәсьәләләрен Рөстәм Гафаров җитәкләячәк. 

Шәһәр башлыгы яңа кадрлар билгеләнеше турында Совет районы администрациясе хезмәткәрләренә һәм райондагы оешма, предприятие җитәкчеләренә әйткән.

  • Моңа кадәр шәһәр башкарма комитетындагы социаль блокны җитәкләгән Дамир Фәттахов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр итеп билгеләнгән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10