ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Сарманда шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторларны бүләкләделәр

11 октябрь 2018, 09:00 , Фото: sarman-rt.ru/

Сарманда шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторларны бүләкләделәр Комбайннарда эшләүчеләр арасында беренчелек бу юлы да – «Җәлил» агрофирмасыннан Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов экипажында.

(Сарман, 11 октябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторларны бүләкләделәр, дип яза җирле басма.

Комбайннарда эшләүчеләр арасында беренчелек бу юлы да – «Җәлил» агрофирмасыннан Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов экипажында. Икенче урында – «Сарман» агрофирмасыннан Альмир Сәрвәров һәм Рузил Сәетшин, өченчедә – «Җәлил»дән Рузил Сафин белән Рафаэль Мәрданов экипажлары. Төяүдә эшләүчеләрдән беренчелекне – «Сарман» агрофирмасыннан Айрат Салихов, икенче урынны «Нөркәй»дән Илфат Йосыпов, өченче урынны «Җәлил»дән Дамир Моратов алдылар.

Агрономнар арасында урыннар түбәндәгечә: беренче урында – Рөстәм Исмәгыйлев («Нөркәй»), икенчедә – Рамил Шакирҗанов («Сарман»), өченчедә – Гөлнара Гарифуллина («Җәлил»).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10