ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Саба районында алтын туйларын билгеләп үткән парларның никахларын теркәү тантанасы узды

11 октябрь 2018, 00:00 , Фото: Фәридә Вилданова

Саба районында алтын туйларын билгеләп үткән парларның никахларын теркәү тантанасы узды Быел районда 30 гаилә үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр, бәйрәм чарасында шуларның 25е катнаша алды.

(Саба, 11 октябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба районында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 50 ел тигезлектә яшәп, быел алтын туйларын билгеләп үткән парларның никахларын теркәү тантанасы узды, дип яза район газетасы.

Быел районның иң мөхтәрәм парларын тәбрикләү чарасы 18нче тапкыр үткәрелеп, әлеге көн гаилә бәйрәменә әверелде. Гаилә учагы җылысында иңне-иңгә куеп яшәп, балалар үстереп, җитәкләшеп «Алтын никахлар» китабына кул куяр көнгә килеп җитү һәр пар бәхетенә дә тими. Быел районда 30 гаилә үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр, бәйрәм чарасында шуларның 25е катнаша алды.

«Сез – районыбызның алтын гаиләләре. 50 ел элек гаилә корып, замананың авыр чорларын үткәнсез. Илгә-көнгә игелекле балалар үстергәнсез. Бүген куйган тырышлыкларыгызның җимешләрен татыйсыз. Районыбызның бүгенге үсешендә сезнең дә өлешегез зур. Сез илебезгә 70 бала бүләк иткәнсез. Хәзер 134 онык, 9 оныкчыгыгыз өчен кадерле әби-бабай булып яшисез», - диде район башлыгы Рәис Миңнеханов мөхтәрәм затларны тәбрикләү чыгышында.

Алтын парларны шулай ук РФ Федераль салым хезмәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин да котлап, парлы бәхетләрен саклап яшәгән гаиләләргә олы ихтирамын белдерде. Кызыл Мишә авылыннан 60 ел тигезлектә яшәп, бриллиант туйларын билгеләп үтүче Кәүсәрия һәм Вакыйф Мөхәммәтҗановлар районыбызның иң яшь пары – сентябрьдә яшьлек туйларын уздырган Гөлсем һәм Айнур Әхтәмҗановларга Коръән китабы бүләк иттеләр.

Алтын парларны котларга үзләре лаеклы ялга киткән хезмәт урыннарыннан һәм балалары, оныклары килгән иде. Җитәкчеләр исеменнән лаеклы тормыш юлы үткән парларны «Шатлык» балалар бакчасы мөдире Миләүшә Исрафилова, балалар исеменнән Ләйлә Хәйруллина тәбрикләде. Җылы бәйрәм чарасы, район мәдәният йорты әзерләгән матур чыгышлар өлкән парларны кабат яшьлек елларына кайтарды, җитәкләшеп узылган тормыш юлын күңелләрендә кабат яңартты, күзләрне чылатты, уйландырды, куандырды, диелгән район хәбәрендә

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10