ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сабаның Иске Икшермә кадет мәктәбе-интернатында хәрби ант бирделәр

11 октябрь 2018, 07:00 , Фото: Фәнил Мәүлетов

Сабаның Иске Икшермә кадет мәктәбе-интернатында хәрби ант бирделәр ске Икшермә кадет мәктәбе-интернатына быел 51 укучы кабул ителде.

(Саба, 11 октябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Иске Икшермә кадет мәктәбе-интернатына быел 51 укучы кабул ителде. Белем алучылар сафын күрше районнардан егет-кызлар да тулыландырды, дип яза җирле басма.

Быел Балтачтан килеп VIII сыйныфта укый башлаган Айсаф Сабиров та кадетлыкны сайлаган. "Икшермәдә безнең районнан 21 бала укый. Айсаф та тырышты, сынауларны үтте, хәзер "4"ле, "5"леләр генә алачакмын, ди. Урта белемгә ахырынача биредә ия булырга тели",– диде Айрат Сабиров улы турында.

Кукмарадан Ирек Галимов инде 3нче елын кадет белеме ала. Әнисе Лилия ханым әйтүенчә, хәрбилекне яраткан Ирек кадет мәктәбен интернеттан үзе эзләп тапкан. "Улыма бик ошый. Без биредәге шартлардан бик канәгать",– диде Лилия.

Ә әти-әниләрнең узган җомгада Иске Икшермәгә җыелуларның сәбәбе шул: алар күз яшьләрен яшермичә, кыз-улларының кадет анты бирүләрен тыңладылар. "Россия кадетлары сафына кереп мин иптәшләрем алдында әлеге мактаулы исемне горур йөртергә, Ватанымны яратырга, антыма, интернат-мәктәп уставына тугрылыклы булырга сүз бирәм. Әгәр антымны бозсам, иптәшләрем миңа нәфрәт белән карасыннар",–дип башлады кадетка багышлау тантанасын Кукмара егете Александр Николаев. Ант кабул иткәннән соң, алар өчен туган җир горур йөртелә торган сүз – Ватанга әйләнде.

"Шундый балалар тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә, уку шартлары тудырган өчен республика, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә зур рәхмәт. Кадет тәрбиясе алганнарга киләчәк тормышларында күпкә җиңелрәк булачак. Ант итү – җаваплы эш, һәрвакыт әйткән сүзеңдә торырга кирәк", – диде тантанада катнашучыларны истәлекле көннәре белән тәбрикләгән район башлыгы Рәис Миңнеханов.

Республика хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы Фәнис Закиров та яшь армиячеләргә ихлас котлау сүзләрен җиткерде. "Ватанны саклау дигән һөнәр бар. Сезне бүгенге көннән ил сагына баскан яшь гражданнар дип хаклы әйтә алабыз. Антыгызга гел тугры калыгыз. Без зур илдә яшибез. Сез шул илне саклаучылар, яклаучылар булырсыз дип ышанабыз",– диде республика "Диңгез җыены" җәмәгать оешмасы делегациясе җитәкчесе, II ранглы капитан Габделхәмит Абдуллаҗанов. Ата-аналар исеменнән Арчадан килгән Нурия Хәкимова чыгыш ясады.

Гомумән, районда кадет белеме бирүне үстерү республика максатчан программасы уңышлы гамәлгә ашырыла, хәрби патриотик тәрбия системасын камилләштерүгә зур өлеш кертелә. Әлбәттә, "Казань" атом су асты көймәсе капитаны әйткәнчә, кадет исеме алучыларның барысы да хәрбиләр юлыннан китмәс, ләкин бурыч, вөҗдан, намус, җиргә, Ватанга, якыннарыңа мәхәббәт кебек төшенчәләр аларның тормышының аерылгысыз бер өлешенә әвереләчәк, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10