ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Путин Татарстанның спорт ареналары төзү һәм куллану тәҗрибәсен иң яхшысы булуын әйтте

10 октябрь 2018, 19:47 , Фото: kremlin.ru

Путин Татарстанның спорт ареналары төзү һәм куллану тәҗрибәсен иң яхшысы булуын әйтте Казанда Универсиададан соң спорт клубларында һәм секцияләрдә шөгыльләнүчеләр саны арткан, дип билгеләп үтте Дәүләт башлыгы.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан спорт объектлары төзү һәм куллануның нәтиҗәле схемасы булдырылган төбәкләр исәбенә керә. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин “Россия – спорт державасы” Халыкара спорт форумында хәбәр итте.

Дәүләт башлыгы үз чыгышында Россия Федерациясе төбәкләрендә спорт объектларын төзегәндә, шулай ук аларны киләчәктә файдаланганда дәүләт-шәхси партнерлык потенциалын нәтиҗәле кулланырга кирәклеген билгеләп үтте. Инвестор спорт комплексы яки арена төзелешенә акча кертеп кенә калмасын, ә киләчәктә аны үстерүдә катнашсын өчен шартлар булдыру зарур. “Быел Алтайда, Татарстанда билгеләнгән проектлар, шулай ук Бурятиядә планлаштырылган Боз сарае бөтен республика өчен инфраструктура үсешенә этәргеч булачак”, - диде Владимир Путин.

"Россия Президенты сүзләренчә, спортны үстерү һәм алга этәрүдә зур ярышлар аерым урын алып тора. “Казанда Универсиада, Сочида Олимпиада, Футбол буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча спорт клубларында һәм секцияләрдә шөгыльләнүчеләр саны кинәт артты”, - диде Путин.

  • Бүген Ульяновскида “Россия – спорт державасы” Халыкара спорт форумы ачылды. Анда хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары җитәкчеләре, дөньякүләм спорт лидерлары, Олимпия хәрәкәте һәм халыкара спорт оешмалары вәкилләре катнаша. Форумда катнашучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10