ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Уфада ике автобус катнашындагы һәлакәттә 15 кеше зыян күргән

10 октябрь 2018, 17:48 , Фото: пресс-служба Управления гражданской защиты Уфы, ГУ МЧС РФ по РБ

Уфада ике автобус катнашындагы һәлакәттә 15 кеше зыян күргән Һәлакәт бүген көндез “Калинин исемендәге парк” җәмәгать транспорты тукталышында булган.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Уфада ике автобус катнашындагы һәлакәттә 15 кеше зыян күргән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Бүген көндез “Калинин исемендәге парк” җәмәгать транспорты тукталышында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, “ПАЗ” маршрут автобусы зур тизлек белән тукталышта туктап торган “НефАЗ” автобусына килеп бәрелгән. 

Һәлакәт аркасында 15 кеше зыян күргән, шул исәптә бер бала да бар. Аларны шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10