ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры мәйданында Театр елы башланырга күпме вакыт калганын саный торган исәп ачыла

10 октябрь 2018, 20:30 , Фото: Г. Камал театры матбугат хезмәтеннән

Камал театры мәйданында Театр елы башланырга күпме вакыт калганын саный торган исәп ачыла Россиядә Театр елы башланырга 2019 сәгать калып бара.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Казан театрлары, Россиядә узачак Театр елы булачагын искәртеп, Камал театры алдындагы мәйданда бәйрәм үткәрә. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм кысаларында Россиядә узачак театр елы башланырга күпме вакыт калганын саный торган исәп ачылачак. Программада спектакльләрдән өзекләр, танылган артистлар белән фотосессия, истәлекле бүләкләр белән конкурслар, урам квесты һәм башкалар каралган.

Бәйрәмне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.

Камал театры матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бәйрәм чарасын Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша ачып җибәрәчәк. Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова татар театры тарихы хакында сөйләячәк, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов Габдулла Тукай шигырьләрен укыячак, театрның яшь артистлары "Агыла да болыт агыла..." спектакленнән өзек башкарачак, театрның скрипкачысы Динә Закирова музыкаль номерлар тәкъдим итәчәк. Бәйрәм программасында кыйммәтле бүләкләр белән төрле викториналар һәм конкурслар да көтелә.

Бәйрәмдә шулай ук В.И.Качалов исемендәге рус драма театры, К.Тинчурин татар театры, Г.Кариев яшь тамашачылар театры, Казан яшь тамашачылар театры, "Әкият" курчак театры, Болактагы театр һәм SDVIG камера театры катнаша.

Театр бәйрәме 13 октябрьдә 11.00 сәгатьтә башлана. 13.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры каршындагы мәйданда Россиядә узачак театр елы башланырга күпме вакыт калганын саный торган исәп ачылачак. Тетарның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2019 елга кадәр якынча 2019 сәгать вакыт калып бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10