ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге премия ияләре билгеле булды

10 октябрь 2018, 16:17

Дәүләт премиясе әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә уңышка ирешүчеләргә тапшырыла.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов 2018 елда әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләре тапшыру турындагы боерыкны имзалаган. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Быелгы лауреатлар исемлегенә “Агыйдел” әдәби-сәнгать һәм публицистик журналның проза бүлеге мөхәррире, язучы Салават Әбүзәров (“Гамәл дәфтәре” шигырьләр һәм поэмалар китабы); З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының композиция кафедрасы мөдире, композитор Ләйлә Исмәгыйлева белән “Кремль балеты” театры баш балетмейстры – сәнгать җитәкчесе Андрей Петров (“Аркаим” балеты); З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, рәссам Рифгать Арсланов ("Салават күпере” иҗади проекты) кертелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10