ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

EuroSkills 2018 көмеш призеры: Роботлар чын балта остасын беркайчан да алмаштыра алмый

10 октябрь 2018, 14:44 , Фото: из личного архива

EuroSkills 2018 көмеш призеры: Роботлар чын балта остасын беркайчан да алмаштыра алмый
 Татарстан егете “Балта остасы” компетенциясендә Россиянең барлык балта осталары данын яклады.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Дмитрий Максимов). Булат Галиуллин EuroSkills 2018 чемпионатына әзерләнгәндә бер метрлы чыршы моделен агачтан ясаган. Аның бу эше көмеш медальгә лаек булган.

Татарстан егете “Балта остасы” компетенциясендә Россиянең барлык балта осталары данын яклады. Алтын медаль яулар өчен аңа бары ике кенә балл җитми калган.

“Хәзер минем алда Wordskills 2019 тора. Анда яхшы нәтиҗә күрсәтергә кирәк. Бер айдан әзерләнә башлыйм инде. Чемпионаттан соң үз эшемне ачарга телим”, - диде Булат “Татар-информ” хәбәрчесенә. 

Яшь оста әйтүенчә, үзенең уңышлары белән ул укытучысы һәм остазы Николай Лебедевка бурычлы. Остазы аның белән атнага берничә тапкыр факультатив дәресләр үткәргән. Булат киләчәктә балта остасы һөнәрен үзләштерүче яшьләргә ярдәм итәргә тели.

“Балта осталары һәрчак кирәк булачак. Робот чын останы беркайчан да алмаштыра алмый. Мин балачактан агач эшләрен яраттым. Минем өчен иң мөһиме – үз эшеңә бирелгәнлек”, - диде яшь оста.

Булат Галиуллин Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятен тәмамлаган. Ул инде Абу-Дабида WordSkills 2017 чемпионатында катнашкан. Тагын ул Краснодарда WordSkills Russia 2017 Россия ярышларында җиңүгә ирешкән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10