ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп Рөстәм Гафаров билгеләнә

10 октябрь 2018, 13:27

Рөстәм Гафаров 2010 елдан башлап Совет районы хакимияте башлыгы булып эшли.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Казан шәһәренең Совет районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Рөстәм Гафаровны Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинның беренче урынбасары итеп билгеләячәкләр. Бу хакта “Татар-информ”га Казан мэриясендәге шәхси чыганак хәбәр итте.

  • Рөстәм Гафаров Казанда туган. Казан химия-технология институтын “инженер-механик” белгечлеге буенча тәмамлаган. Казан сөт комбинатында компрессор цехы җитәкчесе, “ИТ-проект” предприятиесендә ремонт-монтажлау участогы җитәкчесе, “Кипер” коммерцияле төзелеш фирмасы директоры булып эшләгән.

Шулай ук Казан шәһәренең Совет районы хакимиятендә Торак-коммуналь хуҗалыгы, тышкы төзекләндерү һәм төзелеш бүлеген җитәкли һәм хакимият җитәкчесенең беренче урынбасары була.

Рөстәм Гафаров Совет районы хакимияте башлыгы булып 2010 елдан эшли.

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10