ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ольга Калашникова: Муниципаль хезмәткәрләрнең тормышын иминиятләштерү өчен ярдәм кирәк

10 октябрь 2018, 10:19

Хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү өчен ТР бюджетыннан 11 млн сум акча бирелергә тиеш, дип саный профсоюз хезмәткәре.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 2019 елда республика бюджетында муниципаль хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү чараларын исәпкә алырга кирәк. ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында РФ иҗтимагый ярдәм күрсәтү буенча гомумроссия профсоюзлар хезмәтенең Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Ольга Калашникова шундый үтенеч белдерде.

“Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы статьяларында күп кенә мөһим пунктлар үтәлә, ләкин муниципаль хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын социаль иминиятләштерү пункты акчалата ярдәм белән ныгытылмаган. Закон биш ел гамәлдә, тик акча юк. Татарстанда хезмәт урынында бәла-казага тарып имгәнү, җәрәхәтләнү очраклары бар һәм ул кешеләр муниципаль хезмәткәрләр буларак иминияләштерү ала алмаган. Бездә хәтта үлем очраклары да була. Мәсәлән, хатын-кыз муниципаль районнарның берсендә үлгән, аның балигъ булмаган баласы калган. Бу очракта нәрсә эшләргә?” – дип әйтте ул.

Ольга Калашникова бюджетта муниципаль хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын иминиятләштерү өчен, 11 млн сум акча кирәк, дип саный. Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин утырыш нәтиҗәләре буенча тиешле пунктны кертергә тәкъдим итте. Анда ТР Хөкүмәтенә 2019 һәм аннан соңгы елларга төбәк бюджеты проектында кирәкле күләмдә акча бүлеп бирү тәкъдим ителәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10