ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Роберт Миңнуллин шигырьләрен Төркиядә төрекчә китап итеп чыгарган галим Казанга килә

10 октябрь 2018, 08:40 , Фото: Рушания Алтай

Роберт Миңнуллин шигырьләрен Төркиядә төрекчә китап итеп чыгарган галим Казанга килә Әрҗан Алкая татар шагыйренең 70 яшьлек юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференциядә доклад белән чыгыш ясаячак.

(Истанбул, 10 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең Әлазыгъ шәһәрендәге Фырат университеты гуманитар фәннәр факультетының Бүгенге чор төрки телләр бүлеге җитәкчесе, профессоры Әрҗан Алкая Казанга китте. Ул 11-12 октябрь көннәрендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Шәрык һәм гареб контекстында төрки халыкларның әдәбияты һәм сәнгате” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашачак. Бу турыда галим үзе хәбәр итә.

Конференцияне Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Азәрбайҗан фәннәр милли академиясенең Лев Гумилев исемендәге Евразия милли университеты оештырган. Ул Казанда үтәчәк.

Әлеге җыенда Төркия кунагының “Рухият кешесе: Роберт Миңнуллин” дигән темага доклад укуы көтелә. Шулай ук конференция кысаларында Төркия галиме Әрҗан Алкаяның шәкерте Гүзәл Шәмсиева белән бергә Роберт Миңнуллин шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп чыгарган “Татар күңеле” китабын тәкъдим итү чарасы да үткәрелә.

  • Төрки телләр белгече Әрҗан Алкая Татарстан галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлектә тора. Аның “Мишәр татар төркиләре”, “Себер татарлары һәм телләре” дип аталган фәнни хезмәтләре - әнә шул хезмәттәшлек җимешләре. Аның “Төркиядә телләр һәм этник төркемнәр”, “Төрки телләрнең грамматикасы”, “Хәзерге чор төрки язу телләре” дигән әсәрләрендә дә татар теле белән бәйле бүлекләр урын алган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10